Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Белем эстәүне дәвам итәбез

2018 елның 11 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Күп функцияле үзәкнең Әтнә районы филиалында кулланучыларга консультация үткәрде. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне халыкка күбрәк тарату, куллану базарында низаглы хәлләр килеп чыгудан котылу, ә килеп чыкканда – аларны закон нигезендә хәл кылырга өйрәтү максатыннан оештырылды.

Күп функцияле үзәк филиалына килүчеләрне иң элек азык-төлеккә бәйле мәсьәләләр; сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, теге яки бу срокларны бозу мәсьәләсе; яраклылык срогы чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән сорауга җавап кызыксындырды.

Үзәккә җыелган халыкның барчасына «Вестник потребителя» газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматлар урын алган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук гражданнарның ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә кагылып үтелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

14 сентября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..