Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Бөтендөнья сыйфат көне белән котлыйбыз!

Ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. 2018 елда бу көн 8 ноябрьгә туры килә. Хәзер дөньяның күп кенә илләрендә сыйфат мәсьәләсе икътисадта иң мөһим проблемаларның берсенә әйләнде. Сыйфат һәрбер предприятиене уңышлы үстерүнең сере, ачкычы булып тора. Әлеге төшенчә тормыш сыйфаты белән аерылгысыз бәйле. Ә ул әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм хисси халәтен үз эченә ала. Халыкара бәйрәм әлеге проблемага игътибарны җәлеп итү максатыннан гамәлгә куелды.

Бәйрәм 1989 елда, БМО ярдәмендә, Европа сыйфат оешмасы (ЕОК) тырышлыгы белән пәйда булды. Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы – дөнья базарында тәкъдим ителә торган хезмәт күрсәтүләр һәм җитештерелә торган продуктларның югары сыйфатлы булуының әһәмиятен үстерү. Бәйрәмнең төп максатларыннан берсе – товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына бәйле мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итүгә ярдәм итәрдәй эшчәнлекне көчәйтү һәм аңа этәргеч бирү. Товарлар өчен беренче критерий – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булуы, икенчесе – игълан ителгән нормаларга, кулланучылар ихтыяҗлары һәм теләкләренә җавап бирүе.
Бу көнне төрле конференцияләр, форумнар һәм күргәзмәләр оештырылып, аларда хезмәтләр һәм товарларның сыйфатына кагылышлы проблемалар карала. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре, Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышлап, Татарстан Республикасы куллану базарында сатыла торган товарлар, эшәр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын, сәламәтлек өчен зарарсыз булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрүне планлаштыра.
Чаралар кулланучылар өчен акцияләр, семинарлар, лекцияләр, баәарларда дежур торулар, куллану дегустацияләре рәвешендә уздырыла. Бу чараларның һәммәсе сыйфат проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, сыйфат турында белемнәрне пропагандалау, сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне дөрес итеп сайлап алу күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе

8 ноября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..