Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Суд сукмагын таптап, гаделлеккә ирештек

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05 август, 2005 ел, № 391 карары нигезендә, 2018 елның 9 аенда кулланучыларга 16 дәгъва гаризасы төзүгә ярдәм итте.

Дәгъва гаризалары РФ Гражданлык-процессуаль кодексының 131, 132 статьялары таләпләрен үтәү нигезендә, кирәкле барлык документларның (претензия, килешү, гарантия талоны, касса чегы, башкарылган эшләр акты һ.б.) күчермәләрен туплап, төзелә.

Кагыйдә буларак, кулланучы товарда яки хезмәт күрсәтүдә берәр нинди кимчелек күреп алган очракта, сатучыга претензияләрен белдереп, килеп туган хәлдән чыгу өчен үзенә кулай юллар тәкъдим итә. Кайбер очракларда бу кадәресе дә җитә. Сатучы кичекмәстән сатып алучы гозерен игътибарга алып, аның таләпләрен үти. Әлбәттә инде, бәхәсне әнә шулай тыныч юл белән хәл кылу килеп туган хәлдән чыгуның иң яхшы ысулы булып тора.

Кагыйдә буларак, дөрес итеп төзелгән претензия һәрвакытта да дәгъва таләпләренең тулысынча үтәлүенә китерә.

Әмма низагларны шул рәвешле бик уңайлы итеп кенә хәл кылып булмаган очраклар да күзәтелгәли. Шуңа күрә мондый очракларда кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау турында законда гарантияләнгән хокукларын суд тәртибендә якларга туры килә.

Мәсәлән, Г. дигән кулланучыбыз 2018 елның 10 июнендә “Евросеть Ритейл” ҖЧҖнең «Поволжский» филиалы кибетеннән Meizu смартфонын сатып алган.

Озак та үтмәстән, товарны файдалану барышында төзексезлеге ачыкланган: смартфон бернинди операторларның да сим-карталарын “танымаган”. Шушы кимчелек аркасында гражданин Г. сатучыга сату-алу килешүен өзү турында претензия белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Шул ук вакытта ул гарантия талонында кызык кына мәгълүмат күреп ах иткән: баксаң, бу смартфон бер ел элегрәк Е. дигән ханымга (телефон номеры күрсәтелгән) сатып җибәрелгән булган икән.

Шулай итеп, Г. аптырашта калган. Калырсың да, сатып алганчы, кулланылышта булганлыгы турында әйтелгән очракта, товарга ул борылып та карамас иде ләбаса!

Димәк, ханымга кулланылышта булган телефонны эх тә итмичә сатып җибәргәннәр дигән сүз бит!

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында үз вакытында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) кайбер төрләре буенча кулланучыга мәгълүматлар җиткерү ысуллары һәм бу мәгълүматлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнелә.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы кулланучыга тапшырыла торган мәгълүматларга карата таләпләр исемлеген билгели. Законның 8 статьясы нигезендә, кулланучыга җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) турында, шулай ук аның эш режимы һәм сатуга чыгарылган товарлары (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар тапшырылырга тиеш.

Законның 10 статьясындагы 1 пункты, 2 пунктындагы 14нче абзацы нигезендә, җитештерүче (эш башкаручы, сатучы) кулланучыга, дөрес итеп, үзенә кирәклесен сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү максатында, кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында үз вакытында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар тапышырырга тиеш. Кулланучы сатып алырга ниятләгән товар кулланылышта булган яки аның кимчелеге (кимчелекләре) юкка чыгарылган икән, бу хакта аңа алдан ук әйтеп куелырга тиеш.

Законда сатучыга (җитештерүче, эш башкаручы) кулланучыга үзе, товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүмат тапшыру гына йөкләнмәгән, бәлки әле бу бурычларны үтәмәгән өчен җаваплылык та билгеләнгән. Законның 12 статьясында тиешсез, сыйфатсыз мәгълүматларның түбәндәге төрләре билгеләнгән:

-дөрес булмаган, ягьни чынбарлыкка, факттагы мәгълүматларга, күрсәткечләргә туры килмәгән;

- җитәрлек дәрәҗәдә тулы булмаган мәгълүмат, ягъни кулланучыга кирәкле товарны (эшләр,хезмәт күрсәтүләр) дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирмәгән яки аңа бу товарны билгеләнеше буенча куллану мөмкинлеге бирмәгән мәгълүмат.

Дөрес булмаган яки җитәрлек дәрәҗәдә дөрес булмаган мәгълүмат тапшырган өчен сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) Законның 12 статьясы нигезендә җавап бирә.

Сатучы, югарыда телгә алып үтелгән таләпләрне бозып, товар турында бик мөһим, төп мәгълүматлар турында җиткермәгән.

Кулланучыга товар һәм аның төп характеристикалары турында дөрес мәгълүматларның үз вакытында җиткерелмәве сәбәпле, Г. сатучыга сату-алу килешүен өзү һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе белән претензия белдерде.

Претензия проектын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре төзеде.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, кулланучы таләпләре бу таләпләр куелганнан соң 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Әмма сатучы тарафыннан кулланучының законлы таләпләре канәгатьләндерелмәде, перетнзиягә җавап килмәде.

Законның 23 статьясы нигезендә, кулланучы таләпләрен вакытында үтәмәгән өчен, сатучы кулланучыга таләпләрне үтәү срогы узганнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түләргә тиеш.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре дәгъва гаризасы проектын әзерләде һәм Г. судка «Евросеть Ритейл» ҖЧҖнең «Поволжский» филиалына карата дәгъва тапшырды.

Суд утырышларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты катнашты.

Суд дәгъва гаризасының, дәлилләр сыйфатында кушып тапшырылган документларның законлылыгын һәм нигезлелеген тикшергәч, дәгъва таләпләрен тулы күләмендә канәгатьләндерү турында карар кабул итте, смартфонны сату-алу килешүен өзде, җавап бирүчедән дәгъвачы файдасына товар бәясен, неустойка, мораль зыянны компенсацияләү, штраф, шулай ук дәүләт кеременә дәүләт пошлинасын түләтте. 

  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы 

 

17 октября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..