Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Акчамны кире бирегез!

Тормышыбыз даими үзгәреп тора. Әле моннан 20 ел элек кенә көнкүрешебезнең ниндирәккә әйләнүен күз алдына да китереп булмый иде. Чыннан да, ул көннән-көн уңайлыракка әйләнеп, элегрәк сәер булып тоелган әйберләр инде бүген гадәтигә әверелә. Мәсәлән, элек самолет билетларын сатып алу байтак кына авырлыклар аша узу белән бәйле иде. Хәзерге вакытта өйдән чыкмыйча гына да билет сатып алырга яки аны кире тапшырырга була: шул ук вакытта билетны интернет аша турыдан-туры авиакомпания сайтында; агентлык сайтында сатып алырга; бу максатта сайт-агрегатордагы “поиск”тан файдаланырга мөмкин. Интернет аша билет сатып алу вакытны, акчаны экономияләү һәм нервыларны саклау мөмкинлеге бирә. Әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында самолетның очмый калу, рейсның кичектерелү (ихтыярый яки мәҗбүри) очраклары да булгалый. Мондый күңелсезлекләр килеп туганда, билет өчен түләнгән акчаны ничек кире алырга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә төрле муниципаль районнардан бер үк вакытта шул бер үк авиакомпания эшчәнлегенә карата ризасызлык белдерелгән мөрәҗәгатьләр алынды. Моны очраклы гына туры килү дип бәяләргә кирәк, чөнки гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрлечә.

Түбән Камада яшәүче бер ир-ат инде февраль аенда ук, җәен Симферопольгә очу өчен, дүрт кешегә билет сатып алган. Тик, кызганычка, көтелмәгән хәлләр чыгып, планнарын үзгәртергә һәм сәфәрен кичектерергә туры килгән. Аксубай районында (Түбән Кама территориаль органы карамагындагы район) яшәүче ханым исә башта бер, аннары – икенче авиакомпаниядән билет сатып алырга мәҗбүр булган. Чөнки, билет сатып алгач, авиакомпаниянең, эксплуатант сертификаты юкка чыгарылу сәбәпле (бу хакта ул компания сайтыннан белгән), барлык авиарейсларына “нокта” куелуы аркасында инде икенче бер авиакомпаниядән Симферопольга билет юнәтергә мәҗбүр булган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: һәр ике очракта да гражданнар алдан ук авиакомпаниягә түләнелгән акчаларын кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән, әмма 30 көннән соң да, хәтта 60 көннән соң да акчаны кире кайтарырга ашыгучы күренмәгән.

Пассажир ташудан баш тарту (билетны кире кайтару) тәртибе һәм шартлары РФ Һава кодексы, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы белән расланган “Һава юллары аша пассажирлар, багаж, йөкләр ташуның гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк кабул итүчеләргә хезмәт күрсәтүгә карата таләпләр” Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә билгеләнә. РФ Һава кодексының 126 статьясы нигезендә, рейсны юкка чыгару яки тоткарлау көнненән соң алты ай дәвамында авиакомпаниягә претензия куярга мөмкин. Авиакомпания претензияне кабул итеп алганнан соң 30 көн эчендә аның буенча карар кабул итәргә тиеш (РФ Һава кодексының 127.1 ст.). Беренче очракны самолетта очудан ихтыярый баш тарту буларак бәяләргә мөмкин. РФ Һава кодексы нигезендә, пассажир үз гаебе яки үз теләге белән очмаска карар итсә, ягъни очудан ихтыярый төстә баш тартса, авиабилетны самолетның очып китүенә кимендә 24 сәгать кала кире кайтарганда, билет өчен түләнгән акчасын 100%ы күләмендә кире алырга тиеш (авиакомпаниянең кире кайтару хезмәте өчен җыемыннан тыш). Очудан ихтыярый төстә баш тартканда кире кайтару (һәм алыштыру) шартлары тарифка бәйле, чөнки тариф “кире кайтарылмый” торган булырга да мөмкин. Шуңа күрә билет алганда аны кире кайтару/алыштыру ягыннан тарифны куллану кагыйдәләре белән җентекләп танышырга кирәк. Икенче очрак – рейсның юкка чыгарылуы аркасында мәҗбүри баш тарту. Мәҗбүри төстә кире кайтару очрагында пассажирга билет бәясе кире кайтарыла (тулысынча файдаланылмаганда) яки өлешчә файдаланылган билет буенча файдаланылган өлеше бәясен чигереп, билетның калган бәясе кире кайтарыла. Билет өчен түләнгән акча, нинди ысул белән сатып алынган булса, фәкать шул ысул белән генә кире кайтарыла. Безнең кулланучыларыбызның банктан акча күчерү юлы белән һәм кредит картасы белән түләгәнлекләрен искәртеп үтик.

Кулланучының таләбе канәгатьләндерелмәсә, әлбәттә инде, ул дәгъва гаризасы белән суд органнарына мөрәҗәгать итә ала. Безнең очракта Түбән Кама территориаль органының авиакомпаниягә рәсми запросы да җитте. Шулай итеп, уңай нәтиҗәгә ирешелде. Дөрес, беренче кулланучыбызга билетның иминиятләштерү өлеше өчен түләнгән акчасы тотып калынды, ә икенче кулланучыга билет өчен түләнгән акчасы тулы күләмендә кире кайтарылды.

Хөрмәтле кулланучылар! Белгечләребез түбәндәге адреслар буенча 8сәгатьтән 17 сәгатькәчә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сорауларыгызга җавап бирергә әзер: Түбән Кама ш., Бызов ур., 20А, телефон: 8(8555)36-63-76; Зәй ш., Казан ур., 8, тел.: (85558) 3-54-02; Аксубай ш.т.б., Ленин ур., 8, тел.: (84344) 2-93-21; Чирмешән ав., Совет ур., 32, тел.: (84396) 2-23-80.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

18 сентября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..