Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

«Пестречинка» ризыкларына күргәзмә-дегустация

Дегустация – сатып алучылар өчен бик кирәкле һәм файдалы чара. Әйтергә кирәк, кулланучыны теге яки бу яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирүче иң нәтиҗәле чараларның берсе ул. Шулай булмыйни: әлеге чара процессында кулланучыга ризыкның тәмен татып карауны тәкъдим итеп, продуктларның сыйфатын бәяләү мөмкинлеге бирелә ич!

Өтсәвенә күргәзмә-дегустация үз җитештерүчеләребезнең продукциясен халыкка танытуның менә дигән ысулы да әле. Татарстан Республикасы куллану базарында җирле җитештерүчеләребезнең көндәшлеккә сәләтле, сыйфатлы товарларының ишәюе, әлбәттә инде, сатып алучыларны сөендерми кала алмый.

Шуларны истә тотып, «Лента» кибетендә «Пестречинка» җитештергән продукция – колбаса ризыкларының күргәзмә-дегустациясе булып узды. Хуш исле, тәмле, матур “кыяфәтле” бу ризыклар һәр көн саен диярлек табыннарыбызны бизәп тора бит!

Шулай итеп, “Лента”да берничә сәгать дәвам иткән бу чарада теләгендә булган һәркем җирле җитештерүчеләр продукциясенең тәмен татып карау һәм аны бәяләү, ризыкның составы турында үзен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге алды.

Күргәзмә үткәрү вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре сатып алучыларны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсенә кагылышлы төп төшенчәләр белән таныштырды. Теге яки бу товар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган күңелсезрәк хәлләргә мисаллар китерелде. Сатып алучыларга товарлар һәм җитештерүче турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә, сатудагы товарларның бәя белешмәлекләренең ничек эшләнелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән расланылырга тиешлеге аерым игътибар үзәгенә алынды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

17 сентября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..