Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Укучылар өчен хокук дәресе үткәрдек

Безнең һәркайсыбыз – теге яки бу товарны кулланучы. Әлбәттә, безне тегеләй яки болай алдаулары – чиктән тыш күңелне кайтара торган хәл. Ә инде бу алдау сәламәтлеккә, мөлкәткә зыян салса яки башка төрле матди, мораль зыянга китерсә, күңел кайту гына түгел, куркыныч та була башлый.

Шуларны истә тотып, 2018 елның 12 сентябрендә Түбән Аты гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча хокук дәресе үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы һәм аны көндәлек тормышта куллану, төп куллану хокуклары, кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокукларын санга сукмау очрагында кайда мөрәҗәгать итеп булуы турында сөйләде. Бүлек белгече, балаларга аңлаешлырак булсын өчен, гражданнардан кулланучылар хокукларын бозу буенча еш алына торган мөрәҗәгатьләрдән мисаллар китерде һәм мондый мәсьәләләрне хәл кылу юлларын тәфсилләп аңлатты. Берочтан укучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына республика олимпиадасы, анда катнашучыларны теркәүнең башлануы, олимпиаданы үткәрү тәртибе турында сөйләп үтелде.

Чара ахырында кулланучылар өчен мәгълүматлар урын алган брошюралар һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

14 сентября 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..