Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Жалюзиның була төрлесе...

Жалюзиның була төрлесе...

Торакка ремонт ясаганнан соң яки яңа тораклы булгач йортыбызны якты-иркен итү өчен барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйларга тырышабыз. Бу очракта тәрәзне бизәү дә зур роль уйный. Кайберәүләр аларга пәрдә элү ягын караса, кемнәргәдер жалюзи ошый. Жалюзиларның шулай ук офис бүлмәләрендә дә бик еш кулланылуын әйтеп үтәргә кирәк. Жалюзиларның ниндиләре була соң?

Заманча жалюзиларның ассортименты бик киң һәм төрледән-төрле: вертикаль, төргәкле, горизонталь, кассета рәвешлеләре... Язмабызда бүген пластик тәрәзәләр өчен жалюзиларның нинди төрләре сатылуын аңлатып үтәсе иттек.

Горизонталь жалюзи. Бу пәрдәнең икенче бер атамасы да бар әле – Венеция жалюзие. Мондый жалюзида конструкция тасмалары горизонталь рәвештә урнаштырылган була. Жалюзи пластинкаларының (ламель дип атала) нинди материалдан эшләнүенә карап, горизонталь пәрдәләрнең төрле төрләре: алюминий, тукыма, агач һәм хәтта бамбуктан ясалганнары була. Алюминий пластиналарның киңлеге 25 миллиметрдан, агач һәм бамбуктан ясалганнарының – 50 миллиметрдан артмый. Горизонталь жалюзи бүлмәне киңәйтеп күрсәтә. Ламельләренең нинди материалдан эшләнгәнен генә сайлап аласы кала.

Вертикаль жалюзи. Жалюзиның әлеге төре бүлмәне биегрәк итеп күрсәтә. Жалюзи материалы тукымадан, пластик, алюминий, агачтан эшләнгән булырга мөмкин. Озынлыгы исә тәрәз төбенә кадәр яки аннан озынрак итеп ясала.

Төргәкле шторлар. Мондый пәрдәләрнең махсус “направляющие” була, ә жалюзи үзе төргәкләнеп куела. Пластиналары бактерияләргә каршы тору сәләтенә ия булган тукымалардан антистатик матдәләр сеңдереп эшләнә. Тукыма үзе тулысынча үтә күренмәле, ярым үтә күренмәле һәм үтәли күренми торган булырга мөмкин.

Кассеталы жалюзи. Жалюзиның әлеге төре пластик тәрәзәләр пәрдәсен алыштыра. Махсус кассета эченә пәрдә урнаштырыла, ә кассета үзе махсус механизм ярдәмендә тәрәз яңагына беркетелә.

Алюминий жалюзи. Фатир тәрәзәләре өчен әнә шундый заманча жалюзи кассеталы, вертикаль, горизонталь итеп эшләнелә. Мондый пәрдәләрнең төп өстенлеге шунда: тузан җыймаганлыктан, юып-чистартып азапланасы юк. Юеш чүпрәк белән сөртеп алсаң, шул җитә. Балалар бакчаларында, мәктәпләр һәм хастаханәләрдә нәкъ менә шул сәбәпле алюминий пәрдәләр кулланыла да инде.

Izolite. Изолайт — алюминий пәрдәнең “туганы”. Әмма алар тәрәз пыяласына бик якын беркетелеп, аны каплап тора. Ул тәрәз төбенә төшеп, комачауламый. Шуңа күрә тәрәз төбеннән рәхәтләнеп файдаланырга: әйтик, анда гөлләр куярга була.

Агач жалюзи. Монысын, йорт, фатир тәрәзәсе өчен классик жалюзи, дип бәяләргә була. Чөнки ул тукымадан тегелгән пәрдәләргә, агач мебельгә бик туры килеп тора. Май һәм дым эләгүдән саклау өчен агач шторларны еш кына лак белән каплыйлар. Пычранган очракта, лакланган жалюзины юеш чүпрәк белән бик җиңел генә сөртеп алырга була. Хәзерге вакытта, экологик чисталык өчен актив төстә көрәш алып барылган һәм табигый әйберләр модада булган бер мәлдә, агач жалюзига ихтыяҗ зур.

Тукымадан эшләнгән жалюзи. Мондый пәрдәне бигүк уңайлы дип әйтеп булмый. Ник дигәндә, һаман саен чистартып-юып торырга кирәк. Шулай да аңа мөкиббән китүчеләр байтак. Сатып алучылар тукымадан тегелгән пәрдәләргә гадәтләнгән, шуңа күрә төрле төстәге һәм төрле рәсемле тукыма-жалюзга ихтыяҗ зур. Шторны чистарту-юуны гадиләштерү, җиңеләйтү өчен пластиналарына антистатик, тузанга каршы, бактерияләргә каршы матдәләр сеңдерелә.

Жалюзи сайлап алуда ярдәмгә килердәй берничә киңәш-тәкъдимебез бар.

1. Кибетләрдә тәрәзәнең пластик профилен бораулап тишүне таләп итүче жалюзилар күп. Мондый пәрдәләрдән качып, кронштейнга беркетелә торган яки ике яклы скотчка ябыштырып куела торганнарына өстенлек бирергә тырышыгыз.

2. Жалюзины беркеткәнче, тәрәз төбенә гөл савытларын куеп булырлык итеп, беркетү урынын алдан ук сайлап-уйлап куегыз.

3. Жалюзиның, төгәлрәк әйткәндә, пластиналарының кайсы якка таба ачылуын ачыклагыз. Тәрәзне ачу-ябуда кыенлыклар килеп тумасын өчен бу кадәресен дә алдан ук уйлап куярга кирәк.

Ә инде иң мөһиме – сатып алынган жалюзи сыйфатлы булырга тиеш.

Сыйфатсыз товарга юлыккан очракта, шуны истә тоту кирәк: кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының 18 статьясы нигезендә, товарның кимчелекле булуын аңлап алган очракта (сатучы бу хакта алдан кисәтеп куймаган булса), үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен куюга хокуклы: шундый ук маркадагы товарга алыштыруны таләп итүгә;
сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләтеп, башка маркадагы шундый ук товарга алыштыруны таләп итү; сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итү; товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итү; сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итүгә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

16 июля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..