Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Балалар белән аралашуны дәвам итәбез

2018 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының Азнакай районы буенча белгече “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы җирле бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә “Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең ике балалар савыктыру лагеренда – Азнакай районында урнашкан «Орленок» и «Березка» лагерьларында булып кайтты. Бу лагерьлар берьюлы 300 баланы кабул итә ала. Лагерьларда рәхәтләнеп ял итеп, берочтан сәламәтлекләрен дә ныгытучы укучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча танып белү характерындагы лекцияләр уздырылды.

Шулай итеп, аларга җиңел генә телдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләре аңлатылды. Моннан тыш хезмәткәрләребез балалар белән “сорау-җавап” рәвешендә дә аралашты әле. Алар, һич кыенсынмыйча, үзләрен борчыган сорауларын яудырды. Әйтик, укучыларны уенчык ватылса, яки сатып алынган туңдырма тәмсез булып чыкса, нишләргә, дигәнрәк сорауларга җаваплар кызыксындырды.

Ә инде өлкәнрәк сыйныфларда укучылар сыйфатсыз товарларны, асылда гарантия срогы чыкмаган планшетлар, телефоннарны кире кайтару яки башкасына алыштыру мөмкинлекләре турында ишетергә теләде. Укучыларга сыйфатсыз кәрәзле телефонны, беренчедән, шундый ук маркадагы телефонга алыштырып булуы, икенчедән, аппарат өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итеп булуы, өченчедән, ремонтка тапшырып булуы, дүртенчедән, сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләтеп, башка модельдәге шундый ук телефонга алыштырып булуы аңлатылды

Моннан тыш балаларга, конкрет проблемаларны хәл кылу ысуллары күрсәтелеп, кулланучы буларак, үзләренең мәнфәгатьләрен яклау буенча профессиональ киңәшләр бирелде.

Чараны үткәргән хезмәткәрләр, куллану базары мәсьәләләре өлкәсендә акны-карадан аера белә торган буын булып үссеннәр өчен, балаларга яшьтән үк кулланучылар хокукларын яклау турында белемнәрне сеңдерергә тиешлегенә инанды.

Очрашудан соң барлык балаларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә бик күп мәгълүматларны үз эченә алган белешмәлекләр, брошюралар таратылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыны

11 июля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..