- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
Бүген социаль челтәрләр – күңел ачу һәм аралашуның иң киң таралган ысулларыннан берсе. Алардан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында файдаланырга була: тиз, җиңел һәм уңайлы. Компьютер яки интернетка тоташтырылган телефон булса, шул җитә. Яңалыклар порталларындагы хәбәрләрнең реаль вакыт режимында пәйда булып һәм яңартылып торуы нәтиҗәсендә интернеттан файдаланучы теләсә кем соңгы үзгәрешләр һәм вакыйгаларны белеп тору мөмкинлегенә ия. Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә үзләре карамагындагы районнарның яңалыклары һәм вакыйгалары эчендә кайнарга тырышып, социаль челтәрләргә зур әһәмият биреп килә. Әле шушы көннәрдә генә Аксубай муниципаль районының социаль челтәрендә: “Шуны кисәтеп куймакчыбыз: элекке Райпо бинасында (полиция бүлеге бинасы янында) урнашкан “Кулинарная лавка” кибетендә бозылган продуктлар сатыла. Ике тапкыр шуннан ашамлык сатып алдым – икесендә дә бозылган булып чыкты. Үлчәп сатыла торган эремчекнең этикеткасы да юк. Ә бит анда ризык турында барлык мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш. Сатучы үзе товарының әле яңа гына китерелгән булуын төкерек чәчеп раслый. Биредән ризык сатып алганда, игътибарлы булыгыз”, дигән кисәтүгә юлыктык.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү, мәҗбүри таләпләрне бозуга китергән сәбәпләрне, факторлар һәм шартларны юкка чыгару максатыннан, мондый таләпләрне бозуларны кисәтү чараларын үткәреп килә. Шуны истә тотып, Түбән Кама территориаль органы белгече Аксубай районында социаль челтәрдәге кисәтүдә күрсәтелгән кибет коллективы һәм администрациясе белән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен һәм Сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча профилактик чара үткәрде. Кагыйдәләрнең 24 пункты нигезендә, сатучы яраклылык срогы билгеләнгән товарны сатып алучыга яраклылык срогы чыкканчы билгеләнеше буенча файдаланырга өлгерерлек итеп тапшырырга тиеш. Билгеләнгән чор чыкканнан соң продукцияне билгеләнеше буенча куллану сәламәтлеккә зыян салу белән янарга мөмкин. Шул ук кагыйдәләрнең 34 пунктында әйтелгәнчә, сатар алдыннан сатучы үлчәүле товарларны капчыкка тутырган һәм төргән очракта, капчыкларга тутырылган-төрелгән яраклылык срогы кечкенә булган товарның гомуми күләме бер көне эчендә сатылып бетәрдәй булырга тиеш. Капчыкка тутырылган-төрелгән товарда атамасы, авырлыгы, бер килограмм өчен бәясе, үлчәнгән товар бәясе, төрү-тутыру датасы, яраклылык срогы, үлчәүченең номеры яки фамилиясе күрсәтелә. Саклау вакыты чыккан продукция сатучы оешмалар-сатучылар һәм хосусый эшмәкәрләр РФ КоАП 14.4 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартыла.
Кибет хезмәткәрләре, үз чиратында, үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, куллану базары өлкәсенә караган басма продукция белән танышу мөмкинлегенә иреште.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы