Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Күп функцияле үзәктә гражданнарга консультацияләр бирелде

2018 елның 8 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Күп функцияле үзәкнең Әтнә районы филиалында, халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү һәм куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, гражданнарга консультация үткәрде. Биредә халыкны техник яктан катлаулы товарларны ремонтлауның гарантия сроклары, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару, претензия кую тәртибе һәм сроклары турында мәсьәләләр кызыксындырды.

Кулланучылар өчен уңайлы урынга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саны урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

13 июня 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..