Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән консультация-агарту эше

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы кулланучылар хокукларын бозу очракларына юл куймау максатыннан чыгып, куллану базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән консультацияләр һәм өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрү нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация-аңлату эшчәнлеге алып бара.

2018 елның 7 июнендә Арча районы Иске Кишет авылында хосусый эшмәкәр Ф.М.Ситдикованың сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрелде. Әлеге кибеттә азык-төлек товарлары сатыла. Семинар барышында РФ Гражданлык кодексы, “Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында” Федераль закон, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары белән расланган) нигезендә җайга салына торган азык-төлек товарларын сату кагыйдәләре турында мәгълүматлар ирештерелде.

Чарада сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, кулланучылар тарафыннан претензияләр кую ысуллары һәм тәртибе, низаглы хәлләрдән чыгу юлларын карауда якларның хокуклары һәм бурычлары турында мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Шулай ук сатучыларга азык-төлекне саклауда температура режимын үтәү, кулланучы таләбе белән фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү бурычлары турында искә төшереп үтелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

13 июня 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..