- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
2018 елның 14 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә районында хосусый эшмәкәрләр Р.Р.Гайнетдинов, Г.Ш.Зарипованың кәрәзле элемтә салоннары сатучылары өчен өйрәтү характерындагы чара үткәрде. Сатучыларга кулланучының төп хокуклары; кулланучы таләбе белән сатучыларның нинди мәгълүматлар һәм документлар тапшырырга тиешлеге; товарның кем тарафыннан җитештерелүе, гарантия срокларын күрсәтү, товарның сертификация үтү-үтмәве, инструкциясенең булу-булмавы, аның рус телендә язылу-язылмавы, гарантия талоннарын дөрес рәсмиләштерү зарурилыгы аңлатылды, теге яки бу товарны сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә мисаллар китерелде. Шулай ук сыйфатсыз смартфоннар сатып алу очрагында кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрү тәртибе, срокларына тукталып үтелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең аерым пунктлары каралды. Болар – бәя белешмәлекләрен, кулланучы почмагын дөрес эшләү, оешманың элмә тактасын булдыру.
Мондый чаралар үткәрү кулланучыларның, эшмәкәрләр, сатучыларның хокукый аңын үстерү буенча өчен бик кирәкле киң колачлы эш булып тора.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы