Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Базарда дежур тордык

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Чистопольская переработка» ҖЧҖ базарында (Универсаль базар) дежур тору оештырды. Әйтергә кирәк, базар үзенең әһәмиятен югалтып килә. Әле берничә ел элегрәк кенә азык-төлек белән сәүдә итәргә теләүчеләр сәүдә урыннарына караганда күбрәк булса, хәзер хәлләр бөтенләй үзгә. Базарларда сәүдә мәйданчыклары бушый, аларның урынын азык-төлек булмаган товарлар ташкыны “яулый”. Шуңа да карамастан, базарга йөрүчеләр аз түгел.

Законнар гипермаркетларга, шулай ук кечкенә базарларга бер үк дәрәҗәдә кагыла. Сатучылар тегендә дә, монда да кулланучылар хокукларын яклау буенча закон кысаларыннан чыкмыйча эшләргә тиеш.

Чара барышында сатучылар, шулай ук сатып алучылар үзләрен борчыган сорауларын бирде. Мәсәлән, аларны сыйфатлы азык-төлек товарларын кире кайтару тәртибе кызыксындырды. Сүз уңаеннан, базарларда бу теманың бик еш күтәрелүен әйтеп үтәргә кирәк. Бүлек белгечләре сыйфатлы азык-төлек товарларын кире кайтару мәсьәләсенең законда каралмавын, шуңа күрә сатучының бу мәсьәләне үзе теләгәнчә хәл итә алуын аңлатты. Моннан тыш кайберәүләрне сыйфатсыз товарларны алыштыру сроклары, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару сроклары һ.б. кызыксындырды. Шулай ук базар халкы игътибарына, “Роспотребнадзор” төзегән план нигезендә, 2018 елның 23-29 апрель көннәрендә Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында Европа иммунизация көннәре үткәрелү турында җиткерелде. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өчен иммунизацияләүнең мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән еллык чара бу. Ел саен үткәрелә торган әлеге чараның максаты – кешеләрдә вакцинациягә карата кызыксыну тудыру.

Базарда үткәрелгән әңгәмә бик эчтәлекле һәм кызыклы булып чыкты. Сораулар килеп туган очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

24 апреля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..