Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Уй-фикерле кулланучы тәрбиялибез

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Зәй районы белгече куллану базарында халыкның аң-белемен үстерү максатыннан чыгып урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен генә түгел, бәлки гражданнарны көндез кабул итү үзәкләренә, китапханәләргә йөрүче өлкән буын вәкилләре өчен дә тематик чараларны даими үткәреп килә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 3 статьясында “кулланучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агартуга хокуклы, бу тиешле таләпләрне дәүләт мәгариф стандартларына һәм гомуми белем бирү программаларына, һөнәри программаларга кертү, шулай ук кулланучыларны үзләренең хокуклары турында һәм шушы хокукларны яклау буенча кирәкле гамәлләр турында мәгълүматлы итү системасын оештыру юлы белән тәэмин ителә”, диелгән. Кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү һәм агартуны киң җәелдерү куллану сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Шуны истә тотып, күптән түгел генә “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хокукый ликбез үткәрелде. Сүз уңаеннан, бирегә йөрүчеләрнең мондый очрашуларны зарыгып көтеп алуларын искәртеп үтәргә кирәк. Түбән Кама территориаль ораны хезмәткәре техник яктан катлаулы сыйфатсыз товар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган проблемаларны ничегрәк хәл кылырга мөмкин булуы турында сөйләп үтте. Чарага җыелган халык кулланучының төп хокуклары белән таныштырылды. Очрашуда катнашучылар әңгәмәгә корып, үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклашты, хокукларының ничек санга сугылмавы һәм аларны ничек яклаулары турында сөйләде.
Ә инде соравын башкалардан сер итеп калдырырга теләүчеләр индивидуаль рәвештә юридик консультация алу мөмкинлегенә иреште. Чара ахырында теләгендә булган барча кешегә куллану базарының төрле өлкәләренә йөз тотып эшләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

24 апреля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..