- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
2018 елның 20 апрелендә Буа районы хакимияте бинасында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов үткәрде.
Кабул итүнең буласы турында халыкка муниципаль район сайты аша алдан ук хәбәр итеп куелган иде. Районда яшәүчеләр инспекция җитәкчесенә хәмер базары өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте. Видео-кабул итүгә 4 кеше килде. Ике хосусый эшмәкәр хәмер базары өлкәсендәге мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте: аларны 2018 елның гыйнварыннан сыра һәм сыра эчемлекләре буенча декларацияләр тапшыру ягыннан закондагы үзгәрешләр, шулай ук сыраны ваклап сату максатында икенче объект ачканда ЕГАИСта эшләү өчен икенче комплект сатып алу зарурилыгы кызыксындырды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Районда яшәүче бер ханым набойкасын алыштыру өчен язгы-көзге итекләрен ремонтка тапшырган, ә эш башкаручы итекнең үкчәләрен бозган, икенче берәүнең су кудыру насосы яраксыз булып чыккан: су кудырмый икән. Видео-кабул итүгә килүчеләрнең һәммәсенә, гоамәлдәге законнар нигезендә, квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган темалар буенча гамәлдәге законнарны аңлаткан буклетлар өләшенде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы