Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Кукмара районы Манзарас авылында гражданнарны кабул итү

2018 елның 10 апрелендә Кукмара районының Манзарас авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты И.И. Бәдретдинов катнашында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сатуга һәм төрле хәлләр килеп туганда аларны хәл кылу юлларына кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Заоны нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар тарату белән үрелеп барды.
Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында булды. Биредә сатучыларга, куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

16 апреля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..