- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сатуга һәм төрле хәлләр килеп туганда аларны хәл кылу юлларына кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Заоны нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту характерындагы буклетлар тарату белән үрелеп барды.
Шулай ук территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында булды. Биредә сатучыларга, куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы