- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
2018 елның 15-19 август көннәрендә Казанның “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә “Россия товарлары атнасы” дигән күп тармаклы күргәзмә-ярминкә уздырыла. Ярминкәгә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган төркемгә кергән продукция җитештерүчеләр җыелды. Әлеге чара импортны алыштырырдай көндәшлеккә сәләтле товарлар җитештерүче, хезмәтләр күрсәтүче илебез предприятиеләре һәм оешмаларының алга таба үсү, аларның товарларын Россия икътисадының төрле тармакларында куллану һәм базарда таныту мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш.
Әйтергә кирәк, “Россия товарлары атнасы” күргәзмәсен Казан шәһәрендә һәм тулаем республикабызда яшәүчеләр инде күптәннән үз итәргә өлгерде. Дөрестән дә, аны чын мәгънәсендә халык күргәзмәсе дип атарга була. Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре күргәзмәгә килүче халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, товарларны ничегрәк сайлап алу буенча киңәш-табышлар бирде, төрле товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтелгәндә югалып калмас өчен “Вестник потребителя” газетасыннан һәм кулланучылар өчен төрле белешмәлекләрдән кулланучыларның нинди хокукларга ия булуы белән таныштыру мөмкинлеге тудырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы