Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Өй төзүнең берние юк...


Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Әгерҗе муниципаль районында яшәче берәү шикаять белән мөрәҗәгать итте.

Баксаң, килешү буенча әлеге пенсионерга йорт нигезен эшләү өчен бетон китерергә тиеш булганнар. Бетон үзвакытында китерелмәү аркасында төзүчеләр бригадасы эшсез утырырга мәҗбүр булган, нәтиҗәдә пенсионерга аларның эшсез утыру вакыты өчен дә түләргә туры килгән. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыбызның әлеге мөрәҗәгате буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрде. Хосусый эшмәкәргә килеп туган хәлләрдә кулланучының нинди хокукларга ия булуы һәм алга таба куллану базарында моның ише закон бозу очракларына юл куймау зарурилыгы аңлатылды.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 29 статьясы нигезендә башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыкланганда кулланучының нинди хокукларга ия булуы күрсәтелгән.

Кулланучы башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләр ачыклаганда, үз теләгенә карап, түбәндәгеләрнең берсен таләп итүгә хокуклы:

- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне бушлай юкка чыгару;             

- башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметү;

- сыйфаты шундый ук булган шуңа охшаш материалдан башка әйберне бушлай эшләп бирү. Бу очракта кулланучы эш башкаручы тарафыннан моңа кадәр үзенә тапшырылган әйберне кире кайтаруга бурычлы;

- башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне үз көче яки өченче затлар көче белән юкка чыгару чыгымнарын каплау.

Эш башкаручы башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләрне килешүдә билгеләнгән срокта юкка чыгармаган очракта, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга һәм үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы шулай ук башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәт) җитди кимчелекләр яки килешү шартларыннан башка төрле җитди читкә тайпылулар ачыклаганда да эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.

Моннан тыш кулланучы башкарылган эштәге (күрсәтелгән хезмәт) кимчелекләргә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итә ала. Зыян кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда капланырга тиеш.

 

P.S. Тавышыннан ук канәгатьлек хисе бөркелеп торган кулланучыбыз ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына шалтыратып, күрсәтелгән ярдәм өчен бүлек хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде. “Түгәрәк өстәл” уңай нәтиҗәгә китергән: яклар мәсьәләне тыныч юл белән хәл кылуны сайлаган. Кулланучы билгеләгән яңа срокта бетон китерелгән, төзүчеләрнең эшсез утырган вакыты өчен чыгымнары капланган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы 

 

 

16 августа 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..