- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе – республикабызның эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү. Халык куллануы товарлары – эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган, шәхсән, гаиләдә, йортта куллану максатында халыкка сату өчен билгеләнгән товарлар ул. Халык куллануы товарлары азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга бүленә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үз вәкаләтләре кысаларында Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендәге сәүдә объектларында азык-төлек төркемендәге товарлар бәясенә мониторинг уздырды. Мониторинглар үткәргәндә дәүләт хакимияте органының вазыйфаи затлары түбәндәге принципларга таянып эш итә: дөреслек – мониторинг кысаларында файдаланыла торган мәгълүматлар сыйфатлы һәм дөрес булырга тиеш; актуальлек – тапшырыла торган мәгълүматлар мәгълүматларны тапшыру вакытына гамәлдә булып килүче бәяләрне чагылдырырга тиеш; даимилек – мониторинг билгеле бер вакыт аралыкларында даими нигездә хәл ителә; бердәмлек – мониторинг бердәм формалар һәм нигезләр буенча хәл ителә; танышу мөмкинлеге – мониторинг нәтиҗәләре турында мәгълүматлар белән җиңел генә танышу мөмкинлеге булдырылырга тиеш.
Моннан тыш белгечләребез кулланучылар хокукларын бозуга юл куймау максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча аңлату характерындагы эш башкарды. Халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү максатыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча консультация өстәле оештырылды һәм үткәрелде. Чарада катнашучылар игътибарына азык-төлек товарларын сатуга карата куела торган закон таләпләре, куллану базарын җайга салучы норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Күчмә чара барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән белешмәлекләр таратылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы