- Комплекс процессных мероприятий "Развитие комплексной системы защиты прав потребителей"
- Группа медиации
- Государственные органы
- Органы местного самоуправления
- Общественные организации
- Мероприятия
- Правовое просвещение по защите прав потребителей (База знаний)
- Полезные ссылки и сайты
- Контакты и адреса
- Отзывы потребителей и организаций
- Конференции и форумы
- Рейтинг органов местного самоуправления по защите прав потребителей
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына У. дигән бер ханым сатучы гамәленә, дөресрәге, бәясе алдан түләп куелган мебельне китереп бирү мәсьәләсе буенча тиешле гамәл кылмавына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, кулланучы инде 2017 елның февралендә үк сатучы белән мебель җыелмасын кредитка сату-алу килешүен төзегән икән. Мебель җыелмасына шкаф һәм стеллаж кергән. Килешү нигезендә, мебельне китереп бирү срогы егерме биш эш көне тәшкил иткән. Шкаф билгеләнгән срокта китереп бирелгән (китереп биргән өчен кулланучы түләгән). Икенче көнне стеллаж китерелгән (монысы да – билгеләнгән вакыт эчендә), әмма кулланучы гына өйдә булмаган. Шуңа күрә товарны кибеткә кире кайтарырга туры килгән. Шуннан соң кулланучы сирәк-мирәк кенә кибеткә (бу вакытка инде аның урнашу урыны үзгәргән) барып, үз милкенә күз салгалый һәм сатучы белән сөйләшкәләп китә торган булган. Берзаман ул озак вакытка югалып торган. Шулай итеп, елдан артык вакыт узган. Инде чираттагы тапкыр кибеткә килгәч, үз мебель күрмәгән һәм моңа бик нык аптырашта калган. Бу вакытка инде сатучылар алышынганлыктан, товарның кайда икәнлеге турында белүче булмаган. Шулай итеп, кулланучы кредитны түләп бетерү турында документларга ия булса да, стеллажсыз калган. Ягъни, беренче карашка, биредә кулланучы хокукы бозылуга шик юк кебек.
Әмма килешүне бергәләшеп укый торгач (кулланучы аны бөтенләй дә укымаган булып чыкты), килеп туган хәлләрнең шактый ук катлаулы икәнлеге ачыкланды. Килешү шартлары буенча кулланучы мебельне үзе үк алып китәргә тиеш булган. Менә хәзер килешү төзелгәннән соң ел ярым узгач, кулланучы акчасыз да, товарсыз да калган.
Кулланучыга сәүдә предприятиесе җитәкчесе (сүз уңаеннан, хәзер аның республикадан читтә булуын әйтеп үтәргә кирәк) исеменә претензия әзерләүгә ярдәм ителде. Килеп туган вәзгыятьнең гади генә булып чыкмавына карамастан, мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә өметләнәбез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы