Меню
Составить претензию
Конкурс на лучшее освещение темы защиты прав потребителей
Где нас найти
опрос
Какие товары вы хотели бы исследовать на качество в 2024 году?

Тәтештә Май чабу бәйрәме гөрләп үтте
Рус дәүләтендә Май чабу гомер-гомергә гаять шатлыклы-сөенечле бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Шуңа күрә “Май чабу” сүзтезмәсен ишетүгә, шундук күңелле авазлар, чыр-чу, тәмле коймак исләре, матур итеп бизәлгән атлар муенындагы кыңгырау чаңнары, кояш нурлары астында җемелдән торган чиркәү гөмбәзләре, чәе кайнап торган бакыр самавырлар, күңел ачу, уен-көлке, кичен тәре янында шәм яктысында әдәпле генә чәй эчүләр күз алдына килеп баса.
Электән килгән әнә шундый традицияләрне дәвам итеп, 2018 елның 17 февралендә Тәтеш мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта да “Исәнме, Май чабу!” бәйрәме гөрләде. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр өчен иртә таңнан ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлады. Продукциянең бай ассортименты, бәйрәмчә бизәлгән сәүдә палаткалары халыкны шундук үзенә җәлеп итте. Халык биредә ит, балык, сөт ризыкларын зур канәгатьлек хисе белән сумкаларына шудыра торды. Бәйрәм кунаклары кайнар самавыр чәе, бал, кайнатма һәм куертылган сөт ягылган коймаклар белән сыйланды. Чара шәһәр һәм район артистлары катнашында театрлаштырылган тамаша белән үрелеп барды. Балалар һәм яшьләр өчен спорт бәйгеләре, эстафеталар оештырылды. Ә инде кыш карачкысын яндыру бәйрәмнең иң югары ноктасына әйләнде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәре дә актив катнашты. Хезмәткәребез кулланучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле киңәш-табышлар алу мөмкинлеге тудырды. Әйтергә кирәк, кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында үткәрелә торган консультацияләр куллану культурасын формалаштыруда зур роль уйный. Консультацияләрнең төп бурычы – сатучылар, җитештерүчеләр һәм эш башкаручылар белән дөрес мөнәсәбәтләр корырга өйрәтү, низагтан килешүле конструктив мөнәсәбәтләргә күчүгә ярдәм итү.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы

22 февраля 2018
Банк судебных решений
Пресса
Горячая линия
(8552) 71-43-03

Мы используем cookies, чтобы вам было удобно. Оставаясь на сайте, вы подтверждаете, что ознакомились с Политикой в отношении использования cookie-файлов на наших порталах и даёте согласие на их использование.

подробнее..